Васютка3333
11.05.2021 16:08

А өлеше
А1-А16 биремнәрен эшләгез(тәкъдим ителгән 4 җавап вариантының берсен – дөресен генә сайлап алыгыз)
А1. Ирен гармониясе күзәтелгән сүзне билгеләгез:
1)эссе; 2)көнне; 3) җылы; 4)капласа.
А2.Рәт гармониясенә буйсынган сүзне күрсәтегез. 1)табигате; 2)училищеда; 3)гайбәтчән; 4)психология.
А3. Саңгырау тартыклар гына булган сүзне билгеләгез:
1)халыкның; 2)табигате; 3)кипкәч; 4)инеш.
А4. Кайсы рәттә күчерелмә мәгънәле сүз бар?
1)Гыйззәтуллин җырлый.
2)Күңеле җырлый.
3)Бала җырлый.
4)Халык җырлый.
А5. Синонимнар рәтен билгеләгез.
1)эссе, зур; 2) эссе, салкын; 3) эссе, коры; 4 ) эссе, җылы.
А6. Бирелгән җөмләдә ясагыч кушымча белән ясалган фигыльне күрсәтегез.
Инеш суы кипкәч, халыкның табигате бозыла, кеше үзеннән-үзе холыксызлана.
1)кипкәч; 2)табигате; 3) бозыла; 4)холыксызлана.
А7. Билгеләү алмашлыгы кергән җөмләне билгеләгез.
1) Бәхетнең нәрсә икәнен бәхет үзе узгач аңлыйсың
2) Кояш юк чагында аның яктысын ныграк сагынасың.
3) Зәлифәнең дә әтисе сугышка китә.
4) Ләкин сугыш бу кешенең гомерен өзә: ул Сталинград янында һәлак була.
А8. Күләм-чама рәвеше кергән җөмләне билгеләгез.
1)Каюм абзыйның моңлы тавышы бөтен авыл өстенә тарала, мондый көннәрдә инде без малайларга да чын-чынлап бәйрәм була.
2)Ул, мине олыга санап, бик җитди сөйләште.
3) Килеп җитте болыт, шуннан соң коеп салды чиләкләп.
4)Иртәгесен шундый хәбәр билгеле булды: бүреләр авылдагы Ихсан исемле кешенең өч сарыгын буганнар.
А9. Исемләшкән сыйфат фигыль кергән җөмләне күрсәтегез.
1)Гади кеше үз башыннан күпме үткәрә ала, барысын үткәргәнмен.
2)Авырып ятучы әбисе янында оныгы бертуктаусыз тегеен-монысын сөйләнә икән.
3)Без белгән сулар эчендә моның тикле балыклысы булмаган иде.
4)Урманда яшәүчеләрнең тормышын сез белеп бетермәгән кебек, алар да зур шәһәрләрдә яшәүче кешеләрнең ничек яшәүләрен бик аз беләләр.
А10. Бирелгән җөмләдән бәйлек сүзне күрсәтегез.
Товар вагоннарында тәүлектән артык барганнан соң, Җамалиларны шул куе урманнар янына китереп төшерделәр.
1)артык; 2)соң; 3) янына; 4) шул.
А11.Бирелгән җөмләдән туры тәмамлыкны табыгыз.
Училищеда укый башлагач, Гыйззәтуллин үзенең күзәтүләрен тагын да тирәнәйтте.
1)училищеда; 2)Гыйззәтуллин; 3)үзенең; 4)күзәтүләрен.
А12. Иярченле кушма җөмләдәге иярчен җөмләнең мәгънә ягыннан төрен билгеләгез.
Ул хәзер белә: зур сулы авылның халкы әйбәтрәк холыклы була.
1)иярчен ия; 2)иярчен тәмамлык; 3)иярчен сәбәп; 4)иярчен күләм.
А13. Күп тезмәле кушма җөмләне күрсәтегез.
1)Вагоннар саен дистәләгән кешеләр сибелеп төшеп калгач, йөге җиңеләйгән сыман, поезд җитез генә китеп тә барды.
2)Таң әтәчләре кычкырыр алдыннан гына, Әхнәфнең күзләренә йокы эленде.
3)Хуҗалары ашыкмагач, атлары да теләр-теләмәс кенә атлыйлар.
4)Курку белмәс, тынгысыз малай, әнисе катырак ачуланган саен, трактор тирәсен ныграк ярата барды.
А14. Сөйләм сафлыгына зыян китерә торган сүз кулланылган җөмләне күрсәтегез.
1) Алар үзләренең ишек алларына кайтып кергәндә, кич булган, караңгы төшә башлаган иде инде.
2) Кинәт ишек ачылып китте һәм аннан йомшак тавыш белән Абдулланы чакырып алдылар.
3) Йокыдан уянып җитмәгән Казан өстенә әйтерсең үтә күренмәле өрфия каплаганнар.
4) Чисти шәһәр кешесе булгансың!
А15. Сөйләм төгәллегенә зыян килгән (синтаксик норма сакланмаган) җөмләне күрсәтегез.
1)Рөстәмнең әтисен бик кечкенә чагында гына күргәне бар.
2)Аның үз гомерендә кешегә түгел, хәтта хайванга да чиерткәне булмады.
3)Җиһангир бу минутта ничек кенә булса да качу ягын карый иде.
4)Син үзең киттең, ә утырткан чәчәкләрең биредә калды.
А16. [а] авазының о-лаштырылуы: (ба°ла°лар)кайсы диалектка хас?
1) урта диалект;
2) көнбатыш диалект;
3) көнчыгыш диалект;
4) мондый үзенчәлек бер диалектка да хас түгел.

В өлеше (Текстны укыгыз һәм биремнәрне үтәгез)
1) Яз көне булды бу хәл. 2)Яланда йөргәндә, очраган бер кыр чәчәген чокып алдым да, кайтып, тәрәзә төбенә гөл итеп утыртып куйдым. 3)Аның өчен бакчамнан иң яхшы туфракны алып кердем, көн саен диярлек су сибеп тора башладым.
4)Юлда кайтканда шиңә төшкән гөлем тиздән сынын турайтып җибәрде, терелеп, яшәреп-яшелләнеп үк китте. 5)Туфрак килеште үзенә – бераздан чәчәк тә атты, тәрәзә төбен бизәп, әллә кайдан янып-балкып тора башлады...
6) Минем шатлыгымның иге-чиге булмады. 7)Гөлемнең чәчәкләрен һәр кергән кешегә сокланып, горурланып күрсәтә идем.
8)Кинәт аңа әллә ни булды да куйды. 9)Берничә көн эчендә таҗларын коеп бетереп, гөлем шиңә башлады. 10) Башта яфрак очлары саргайды, аннары сабагы да, сагыштан зар булган кеше төсле, сыгылып төште...
11)Мин җанымны кая куярга да белмәдем, һаман су сиптем, гөлнең төбен йомшарттым, кояшлырак урынга алып куйдым. 12)Ләкин үсемлеккә болар да файда итмәде.
13)Шунда әниемә дәштем.
14) - Туфрагы килешмәгәндер, улым, туфрагы, туган туфракка
ни җитә! - дип, уйчан гына әйтеп куйды ул.
15) “Кеше - табигать баласы” дип юкка гына әйтмиләрдер, күрәсең. 16) Кеше, туган якларыннан аерылып, җиткелеккә ирешсә дә, тулы бәхеткә ия була алмый, үзен һәрчак ятим сизә, моңсулана, боега, шиңә бит... 17)Гөлне урманына илткәндә, шул хакта уйланып бардым.
( Г.Гыйльманнан)

Нажмите на рекламу ниже и сразу увидите ответ
Популярные вопросы:
Ответ:
uncu4ek
28.07.2021 07:54

1 если мы не будем обметывать срезы деталей, то края изделия будут осыпаться

2 сметать- это соединить 2 детали примерно равных по величине. Применяется для соединения боковых, плечевых срезов.

заметать- закрепить подтянутый край детали. Например, заметать низ изделия

3 шов- место скрепления 2 и более слоёв ткани

строчка- ряд повторяющихся стежков

4 1 ручные выполняются в ручную, а машинные на машинке.

2 машинные швы более ровные, прямые и одинаковые

5 временные строчки выполняются контрастными нитками, а постоянные нитками в цвет ткани.

поставьте как лучший ответ

0,0(0 оценок)
Ответ:
Rake4
28.07.2021 07:54

1)Люди высокой духовной культуры много знают,умело пользуются полученными знаниями на работе,дома,во время отдыха. Но человек может долго и много трудится,не утомляясь,а устав,быстро восстанавливать силы. Про него можно сказать,что он обладает высокой физической культурой

2)Физкультура имеет отношение к общей культуре , потому что представляет собой совокупность ценностей, норм и знаний, создаваемых и используемых обществом в целях физического и интеллектуального развития человека, формирования здорового образа жизни, физического воспитания, физической подготовки, физического развития.

3) сорян не знаю поищи в интернете

0,0(0 оценок)
Полный доступ
Позволит учиться лучше и быстрее. Неограниченный доступ к базе и ответам от экспертов и ai-bota Оформи подписку
logo
Начни делиться знаниями
Вход Регистрация
Что ты хочешь узнать?
Спроси ai-бота