Войти
Регистрация
Спроси ai-bota
PоLinaKozloVa
11.02.2022 18:40
Написать сочинение на татарском языке "без спорт яратабыз"
Нажмите на рекламу ниже и сразу увидите ответ
↓
Популярные вопросы:
fghjik
19.11.2020 02:10
Какой путь пробежит страус за 2 минуты двигаясь со скоростью 22 м/с? сейчас надо !...
maxon23
07.06.2020 09:01
На каком явлении основывается засолка кабачков?...
abdidiyar20132
10.12.2021 02:16
Кокова мощьность двиател автомабиля лада калина...
gigi24
10.12.2021 02:16
Как следует изменить скорость тела, чтобы его кинетическая энергия уменьшилась в 9 раз? 1) увеличить в 3 раза 2) увеличить в 9 раз 3) уменьшить в 3 раза 4) уменьшить в 9 раз...
T1mon4ikRYTP
10.12.2021 02:16
Оптическая сила линзы d=4дптр.чему равно фокусное расстояние этой линзы.какая это линза...
ЯнчикИлИоДуванчик
10.12.2021 02:16
Человек стоит на расстоянии 2м от плоского зеркала. на каком расстоянии от себя он видит свое изображение?...
димас203
10.12.2021 02:16
При каком угле падения и отраженный лучи перпендикулярны друг другу? ответ выразить в градусах и округлите до целых....
NargizzaErbolat
11.09.2021 15:30
Определить давление в сосуде объемом 15 л, который заполнен 6 г аргона при температуре 27 с°. молярная масса аргонп 40 г/моль...
mkashkan
11.09.2021 15:30
Поезд длинной 200 м двигаясь равномерно проходит мост длиной 750 м за 90 с какова сеорость поезда?...
som1712
11.09.2021 15:30
Назовите слово , обозначающее вещество тетрадь вода кристалл масса тела...
Ответ:
3Влад11
05.10.2020 17:18
Спорт –начар гадәтләргә каршы.
Сәламәтлек өчен тавыш бирәм-
Бу hәркемнең изге теләге.
Сәламәтлек – җирдә яшәү көче,
Сәламәтлек - илнең терәге.
Сәламәтлек өчен тавыш бирәм-
Җирдә бәхет, шатлык хакына
Мин мәңгегә тыныч тормыш телим,
Сәламәтлек телим халыкка.
Әйе, чыннан да сәламәтлек - ул кешедә булган иң зур байлык. Аны акчага да сатып алып булмый, туган көнгә бүләк итеп тә булмый. Шуның өчен озак hәм бәхетле яшисең килсә, булган сәламәтлекне ныгыту, саклау турында кайгыртырга ,үзең өстендә бик күп эшләргә кирәк. Без яши торган дәвердә бу бигрәк тә актуаль булып тора. Ни өченме? Чөнки йогышлы авырулар, зарарлы гадәтләр хәзерге көндә бик киң таралган, алар синең янда гына йөри. Аз гына да юлдан тайпылсаң, сине үзенең зәhәр кочагына алырга көтеп тора. Телевизордан көндә күрсәтелә торган спиртлы эчемлекләр, тәмәке рекламасы шул юлга басуга бер этәргеч булып тора дип уйлыйм. Шулай ук яшьләр арасында үзен зуррак, текәрәк итеп күрсәтер өчен, буш вакытын ни белән шөгыльләнергә белмәгән яки начар дусларга ияреп тәмәке тартып, исерткеч эчемлекләр, наркотиклар кулланучылар бар. Ә бит наркомания, токсикомания, алкоглизм – тормыштан ваз кичү ул. Аңа бирелгән кеше шәхес булудан туктый .Ул әхлаксыз, бернинди тормыш кыйммәтен белмәгән, табигый hәм иҗтимагый нормаларны, кануннарны бозучы булып кына кала . Шулай ук ул башка кешеләргә куркыныч тудыра.
Яшүсмерләрнең ни белән шөгыльләник соң,тормышның кызыгы юк бит, шуңа күрә тәмәке тартабыз, аракы эчәбез, дигәннәрен ишетсәм, ачуым килә? Ә спорт? Спорт белән дуслашу өчен махсус клуб яисә зал да, күпләгән җиhазлар да кирәкми бит. Иртәләрен саф hавада йөгер, зарядка яса, яшьтәшләрең белән туп тибешле уйна, чанада, чаңгыда шу... Тәмәке, пивога сарыф ителәчәк акчаңны берәр спорт түгәрәгенә язылырга тотарга мөмкин бит. Спорт-ул кешенең сәламәтлеге, тормышта бик кирәк булган түземлелек, сабырлык, батырлык, ихтыяр көче тәрбияләүче.
Спорт белән шөгыльләнгән кеше, минемчә, беркайчан да аракы да эчмәс, тәмәке дә тартмас, ә наркотик куллану турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Чөнки спорт белән дус кеше гел шат күңелле, күтәренке кәефтә була. Аның hәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы яхшы дуслары барлыкка килә. Ул үзе алдына максатлар куя hәм аларга ирешергә тырыша. Матур хыяллар белән яши. Ул тормышның ямен, гүзәллеген күрә белә, аннан ләззәт ала. Аның инде начар эшләр эшләргә, начар гадәтләргә вакыты да ихтыяҗы да калмый. Борынгы Грециядә бер таш кыяга: ”Көчле буласың килсә - йөгер, сәламәт буласың килсә – йөгер! ”, – дип язып куелган. Әлеге сүзләрнең мәгънәсе бүген дә үзгәрмәгән. Халык та юкка гына: ”Хәрәкәттә-бәрәкәт”, - дип әйтмәгән. Чыннан да спорт- начар гадәтләргә каршы бик көчле корал булып тора.
Безнең илебездә хәзер спортны үстерүгә зур әhәмият бирелә:спорт сарайлары, спорт мәйданчыклары, балаларга уен мәйданчыклары, хоккей кортлары салына, төзекләндерелә.Мәктәпләрдә физкультура дәресләре күбәйде, күп төрле ярышлар, кызыктыру чаралары уздырыла. Алкоголь, тәмәке hәм наркотикларның организмга тәэсире турында сыйныф сәгатьләрендә аңлату эшләре алып барыла. Телевидение, газета-журналларда сәламәт яшәү рәвешен хуплаучы тапшырулар, мәкаләләр күп. Алар безне сәламәт тормыш сайларга өнди!
2013 нче елда безнең башкалабыз - Казанда Универсиада үткәреләчәк. 2014 нче алда Сочида кышкы Олимпия уеннары булачак. Әлбәттә, бу чаралар безнең илебездә үткәрелүе, спортны яшьләр күзендә тагын бер ничә баскычка югары күтәрә. Бу минем яшьтәшләремә сәламәт яшәүне сайларга тагын бер этәргеч, тагын бер омтылу ноктасы булып то
0,0
(0 оценок)
Полный доступ
Позволит учиться лучше и быстрее. Неограниченный доступ к базе и ответам от экспертов и ai-bota
Оформи подписку
О НАС
О нас
Блог
Карьера
Условия пользования
Авторское право
Политика конфиденциальности
Политика использования файлов cookie
Предпочтения cookie-файлов
СООБЩЕСТВО
Сообщество
Для школ
Родителям
Кодекс чести
Правила сообщества
Insights
Стань помощником
ПОМОЩЬ
Зарегистрируйся
Центр помощи
Центр безопасности
Договор о конфиденциальности полученной информации
App
Начни делиться знаниями
Вход
Регистрация
Что ты хочешь узнать?
Спроси ai-бота