Войти
Регистрация
Спроси ai-bota
super123jack
05.09.2022 03:31
Сочинение по картине хариса якупова "хокем алдыннан".
Нажмите на рекламу ниже и сразу увидите ответ
↓
Популярные вопросы:
AleksandrO0s
12.01.2023 05:40
Номер 510 ответы на 4 пример и 8...
PomogitePLS111
12.05.2022 00:40
Сторони трикутника відносяться як 5 / 7 / 11 асиман найбільше і найменше сторін дорівнює 80 см обчисліть периметр трикутника ...
aselznala2004
26.11.2020 06:43
Скільки цифр потрібно для нумерації сторінок книжки, яка має 160 сторінок?...
egorikmail826
12.10.2021 17:26
Разложите на множители a+49 4x²+1...
сархан2007
21.06.2021 19:29
(-2.5-1 5/6): 1 4/9-3 5/9•(-2 1/4)(-3.8+2 1/3)•(-1 7/8)+4 1/6: (-1 2/3)решите по действиям. 15...
sashakesha2006
26.04.2020 05:33
Решить уравнение по теме размещение и перестановки с повторения и без 30 за решение ...
12Камилла1
11.11.2020 04:18
Вчем состоит основное свойство отношения?...
ВанькаНер
14.08.2020 08:56
X^2 +13x-3= 0 какие будут корни уравнения по теореме виета? ...
n4rut016
18.01.2023 12:44
Сторони трикутника відносяться як 5 / 7 / 11 а сума найбільше найменше сторін дорівнює 80 см обчисліть периметр трикутника ....
den6580
29.04.2023 13:36
Петя, делая в секунду шаг, идет следующим образом: 2 шага вперед, шаг назад. за сколько секунд он пройдет 20 шагов?...
Ответ:
kudryavcevanat
14.07.2019 20:40
Күренекле рәссам х. якуповның "хөкем алдыннан" картинасы советлар союзы герое шагыйрь муса җәлилнең әсирлектәге тормышын, батыр көрәшен сурәтли. моабит төрмәсе. җәлил хөкем алдыңда, фашистлар аннан сорау алалар. капма-каршы ике дөнья кешеләре очрашкан. берсе − муса җәлил − шагыйрь, көрәшче. икенчеләре − фашистлар, кешеләрне җәзалап тәм табучы, дөньяны канга батыручылар. алгы планда муса җәлил горур басып тора. аның нәфрәт тулы күзләрендә кискенлек һәм катгый караш чагыла. ул фашистларга кыю рәвештә батырып карап тора. җәлилнең буйсынмас килеш-кыяфәте туган иленә бирелгәнлеген раслый. төрмә киемнәреннән булса да, шагыйрьнең өсте-башы пөхтә, җыйнак. өстендә иске телогрейка, муенына төрмә номеры тагылган. рәссам герой-шагыйрьнең эчке ныклыгын, көчле ихтыярын бирә алган. бу күренештә муса җәлилнең килеш-торышы нәкъ үзе язган шигырьгә туры килә: мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда, кол итсәң дә, тоткын итсәң дә, үләм икән — үләм аягүрә, белән башым киссәң дә. хөкем итүче фашистлар шагыйрьгә каршы утырганнар. аларның йөзендә борчылу, тынычсызлану сизелеп тора. креслога хуҗаларча киерелеп утырганы м. җәлилгә гаҗәпләнеп, буйсындырырга көче җитмәүдән, аңа ачу белән карый, аның җиңендә − свастика (фашистлар эмблемасы, очларын тигез итеп бераз бөгеп ясалган төре). аның борчылуын кулында төтенләп, дерелдәп яна торган трубкасы да сиздерә. зур чиндагы фашистларның икенчесе ачуыннан урыныннан сикереп торган, шагыйрьнең буйсынмас характерына аптырап, моны нишләтергә дигән сыман, аңа нәфрәт белән карап тора. ә өченчесе, ачулы каушавын басу өчен, зажигалка кабызып, телефоннан сөйләшә, кемнәндер киңәш, ярдәм сорый булса кирәк: йөзе тынычсыз, хәсрәтле күренә. ишек төбендәге төрмә сакчысының да кичерешләре бик киеренке, җанлы: аның күз карашында шагыйрьнең ныклы ихтыярына, туган иленә турылыклы булуына гаҗәпләнү катнаш соклану чалымнары да сизелә. гүя ул, үз хезмәтенең түбәнлегенә үртәлеп, күңелсез уйларга баткан. тиздән фашизмның җиңеләчәген бүлмә эчендәге җиһазлардан да белергә мөмкин. стенадагы рамда гитлер рәсеменең яртысы гына күренә. бүлмә шактый җиһазлы: люстра, креслолар, зур, авыр өстәл. өстәлдә фашистларның төрле үзәкләрен тоташтыра торган телефоннары, бөркет рәсемле кара савыты һәм өзлексез тартуны белдереп торган тәмәке төпчекләре, ә бераз читтәрәк аларның купшы перчаткалары һәм фуражкалары ята. рәссам харис якупов җәлилнең горур торышына капма-каршы итеп, фашистларның эчке борчылулары аша аларның җиңелә баруларын, тиздән халыклар хөкеме алдына басарга тиешлекләрен ачык гәүдәләндергән.
0,0
(0 оценок)
Полный доступ
Позволит учиться лучше и быстрее. Неограниченный доступ к базе и ответам от экспертов и ai-bota
Оформи подписку
О НАС
О нас
Блог
Карьера
Условия пользования
Авторское право
Политика конфиденциальности
Политика использования файлов cookie
Предпочтения cookie-файлов
СООБЩЕСТВО
Сообщество
Для школ
Родителям
Кодекс чести
Правила сообщества
Insights
Стань помощником
ПОМОЩЬ
Зарегистрируйся
Центр помощи
Центр безопасности
Договор о конфиденциальности полученной информации
App
Начни делиться знаниями
Вход
Регистрация
Что ты хочешь узнать?
Спроси ai-бота