Войти
Регистрация
Спроси ai-bota
фарангиз5
15.02.2023 12:25
Написать сочинение на тему осенний лес на татарском языке
Нажмите на рекламу ниже и сразу увидите ответ
↓
Популярные вопросы:
Viksa1451
10.03.2023 16:22
Айгуль разделила число на 18 и получила ответ 4 823 и остататок 5. Найди делимое....
Tima908
18.01.2023 16:42
СДЕЛАТЬ 2 ЗАДАНИЯ КОТОРЫЕ УКАЗАНЫ В ФОТО...
Alino4ka58258
18.01.2023 16:42
576. Аралас санды натурал санға көбейтіңдер: 3) 4-1 15 5) 22.6;3;7) 3-281) з 18;2) 546;14) 7-116) 1.2;128) 8.32,3...
И55373919
05.06.2022 13:14
Кто не провилно пигут вам ван.Провилно ответ толко....
gojenovalilya
06.06.2021 17:14
Аня за два дня прочитала 153 страницы причём во второй день она прочитала в 2 раза больше страниц чем в первый. Сколько страниц прочитала Аня в первый день...
nataliarianna29
24.01.2023 09:00
Найдите значение выражения: а) (-1/10-1/2)∙0,75÷(-0,25)+56; б) 2,15 ∙(-1,34)+2,15 ∙4,34; СОР ИДЕТ ...
maksim393
26.08.2020 22:08
Реши уравнение а+67=123+789кто. нибудь помагите...
HellyBellyGaz
13.04.2021 23:12
Кему ретімен жаз. көмектесіңдерш...
kerikan
12.03.2020 06:49
Выполните действие:(2а-7)(3-а)=...
Love1963sss
28.04.2020 04:52
18-(7 3/8+6 5/12)= помагите я вас усоляю...
Ответ:
tokio272
07.08.2020 22:52
Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Шуларның иң зурысы − ел фасыллары алмашыну. Күзәткәнегез бармы икән? Шулар арасында көз − иң матуры. Бу айларда урманнар бик матур. Нинди генә төсләр юк анда? ! Көз билгеләре август ахырында ук сизелә башлый инде. Кайбер чәчәкләрнең җәй уртасындагы матурлыгы югала, алар инде киләсе ел өчен орлык бирә. Агачлар яфракларын коя, җир өстенә сары юрган түшәлә. Җәйге киемнәрен беренчеләрдән булып каеннар сала. Имәннәрдә яфраклар озаграк саклана. Ә менә чияләр кар ныклап ятар алдыннан гына яфрак коеп бетерәләр. Кырларда комбайннар гөрелтесе ишетелә. Арыш, бодай җирләре бушап кала. Ул кырларны кара каргалар яулап ала. Аларның ерак юлга китәр өчен хәл җыясы, тукланасы бар. Алар шунда коелып калган бөртекләрне рәхәтләнеп чүплиләр, аннары, канатларын ныгытыр өчен, төркем-төркем булып очып алалар. Башка кошлар да җәй аендагыча сайрамый. Алар ашыгыч ыгы-зыгыда. Ә сентябрь аенда кырлар һәм бакчаларда бәрәңге алалар. Машиналар тыз да быз чабып тора: бәрәңге ташыйлар. Зәп-зәңгәр күктә җепкә тезелеп кыр үрдәкләре, торналар, саубуллашып, ерак юлга кузгала. Иелеп бәрәңге чүпләгән җиреңнән тураеп, аларга кул болгыйсың: "Хәерле юл сезгә! Исән-сау әйләнеп кайтыгыз". Аларны ерак юллар көтә, туган җир белән вакытлыча аерылышу сагышы биләп ала. Аларның бер җепкә тезелгән кебек очулары кешеләрдә моңсулык уята. Мине иң дулкындырганы − көзнең менә шул чоры. Моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да ул көз башы. Җәй тәмамлану моңсулык тудырса, мул уңыш шатлык китерә.Ак көзТабигатьтә үзгәрешләр берөзлексез булып тора. Менә беренче кар да яуды. Ул бик матур иде. Кар агачларга ак тун кидерде. Кар әле иртәрәк яуган. Агачларда нинди генә төс юк: яшел, сары, кызыл, көрән һәм ак. Алар ак кар арасыннан тагын да матур күренәләр. Җир өсте ап-ак. Әллә инде кыш та җиттеме? Юк, бу − ак көз. Карлы көз. Бу кардан әле чаңгыда да шуып булмый. Әмма кар йомарлап атышып уйнап була. Бик теләсәң, кар бабай да ясап була. Чын кышка ераграк әле. Борынгылар чын кышны, беренче кар яугач 40 көннән соң гына килә, диләр. Килсен генә, көтәрбез. Ноябрьдә урманда да бик матур. Агачлар кышкы йокыга әзерләнә. Аларның ботакларына кар шәлләре ябылган. Урман җәнлекләре дә кышка үзләренчә җайлашалар, туннарын алмаштыралар, азык эзли башлыйлар. Урман эчендәге сазлыкларга, чишмәләргә сукмаклар сузыла, кайбер җәнлекләр анда су эчәргә төшәләр. Ул сукмаклар төрле яктан килеп бер ноктада кисешәләр. Андагы симметрия гаҗәпләндерә мине. Табигать могҗизалар тудырырга сәләтле. Яратам мин елның шушы фасылын.
0,0
(0 оценок)
Полный доступ
Позволит учиться лучше и быстрее. Неограниченный доступ к базе и ответам от экспертов и ai-bota
Оформи подписку
О НАС
О нас
Блог
Карьера
Условия пользования
Авторское право
Политика конфиденциальности
Политика использования файлов cookie
Предпочтения cookie-файлов
СООБЩЕСТВО
Сообщество
Для школ
Родителям
Кодекс чести
Правила сообщества
Insights
Стань помощником
ПОМОЩЬ
Зарегистрируйся
Центр помощи
Центр безопасности
Договор о конфиденциальности полученной информации
App
Начни делиться знаниями
Вход
Регистрация
Что ты хочешь узнать?
Спроси ai-бота