Әдәпле кеше нинди була?
Бу соравның җавабы бик күп тәшенчәләргә ия. Әдәпле кеше дибез икән, ул безнең күз алдына барыннан да бигрәк, тәрбияле, инсафлы булып килеп баса. Ул — кешелекле дә, белемле дә, укымышлы да һәм алай гына дамы әле!.
Әйдәгез соң, бергәләп әдәпле кешеләрдә булырга тиешле тагын кайбер сыйфатларны тәфсилләп, киңрәк итеп искә төшереп карыйк.
Әйе, әдәпле кеше:
- Башкалардан үзен өстен итеп куймый. Әлкән яшьтәге кешеләргә, мохтаҗларга, гарипләргә һәрвакыт ярдәмчел, ихтирамлы һәм ихлас мөнәсәбәттә була.
- Кеше хәленә керә, бүтәннәрне беркайчан да кыен хәлдә калдырмый. Һич кайчан тавыш күтәреп сөйләшми, тупас яки ямьсез сүзләр әйтми, ялганлашуга юл куймый, әйткән сүзен үти, вәгъдәсендә тора.
- Кеше сөйләгәндә игътибар белән тыңлый һәм кирәк чакта гына сүзгә кушыла.
- Башкаларны рәнҗетергә яки кимсетергә ирек бирми.
- Гайбәт сөйләми, мактанмый, шапырынмый, үзен тыйнак тота.
- Кешеләр белән һичкайчан үзен эрегә куеп яки тупас сөйләшми. “Борчуым өчен гафу итегез”, “Рәхим итегез”, “Рәхмәт” кебек тылсымлы сүзләрне урынлы куллана белә.
- Башкаларның шәхси милкенә, байлыгына саклык белән карый, көнчелек, нәфес чире белән авырмый. Үз милкенең кадерен саклый.
- Башкалардан кызгандыру өчен үзен мескен хәлгә төшерми, юк-бар сәбәпләр табып, читтән теләктәшлек, ярдәм эзләми.
- Гадел, саф күңелле, намуслы, эчкерсез, сабыр булу — әдәпле кешене бизи торган сыйфатлар. Әдәпле кеше, гомумән, һәрьяклап җыйнак, пөхтә була. “Холкы күркәм, күңеле яхшы кеше белән җиңел яшәп була”,—ди халкыбыз.
Әдәпле булу өчен ни кирәк?
Әдәплелек — кеше белән аралаша белү.
Әдәпле булу — кешеләргә игътибарлы, инсафлы булу.
Һәркем башка кешеләрдән игътибар, игелеклек, ягымлы караш һәм хөрмәт көтә. Беркемнең дә начар сүз ишетәсе килми.
Ләкин моның сере шунда, үзе инсафлы, тәрбияле, яхшы кешеләргә генә кешеләр һәрвакыт яхшылык белән җавап бирәләр.
Әдәпле кешене генә барысы да ярата, хөрмәт итә. Андыйларның ышанычлы якын дуслары була, алар белән ул бервакытта да ямансуламый, күңелсезлеккә бирелми.
Хәер, әдәпле, чын тәрбияле баланың ямансулап торырга вакыты да калмый. Чөнки ул ныклы режим белән яши.
Иртән иртүк күнегүләр ясый, юына. Аннан соң урын-җирен җыештыра. Пөхтә итеп киенә. Аннан әнисенә, әбисенә иртәнге аш әзерләргә һәм табын җыярга булыша.
Тәрбияле бала гөлләргә су сибәр, йортта булган терлекләрне карар. Киемен чистартырга да иренмәс. Әдәпле кеше һәрвакыт үзенең якыннары, дуслары турында кайгыртып яши, аларга ярдәм итәргә әзер тора.
я могу делать все, что мне под силу родным по дому, я могу делать полезное людям, могу делать изделия своими руками, например игрушки. могу делать разную работу, котораю у меня получаеться.
у меня не получаеться быть терпимее, выносливей, быть сдержаней.\ у меня не получаеться еще много чего, но я хочу научиться, достичь своей цели. \ у меня не получаеться вязать, но я учусь.
я бы хотел научиться быть полезным людям, быть интересной личностью, чтобы отличаться от других.\ я бы хотел научиться водить машину, так же умело как мой папа, дед, и варить борщ как моя мама.
мне нравиться когда я вижу результаты своей работы и восхищаюсь этим.\ мне нравиться быть независимым.
мне нравиться когда я танцую, пою, влюбляюсь, отдыхаю (в это время могу мечтать) . нравиться когда я смотрю на солнце, чувствую ветер...
я хотел бы быть счатливым человеком и вызывать чувство счастья у других. хотел бы всегда получать желаемое.\быть в центре внимания.\стать моделью, актером
и т.д. ))