Переведите на надо! ) ярты сәгатьтән соң инде ул бу палатада ята торган яралыларга аналары кебек якын, сөекле иде. эчәргә теләгәннәренә дә, теләмәгәннәренә дә, кыстый-кыстый, чәй өләшеп чыкты, урыннарын төзәтте, мендәрләрен уңайлады, һәркайсына берәр җылы сүз әйтергә өлгерде һәм бүлмә эчен җиңел, җылы ана мәхәббәте белән тутырды. сестра тагын бер чәйнек чәй кертеп ирде һәм ананы кочып, үбеп чыгып китте.